Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр...

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә министрлык.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.
«Ел саен ярминкәгә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары тарафыннан ихтыяҗ зур. Моны продукциянең югары күләмдә сатылуы дәлилли», — диелә министрлык хәбәрендә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: