Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Милли музеендагы яңа күргәзмә комсомол юбилеена багышлана

24 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ), ягъни комсомол оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Комсомол тарихы – ил тарихы” дип аталган күргәзмә а...

24 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ), ягъни комсомол оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Комсомол тарихы – ил тарихы” дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Комсомол тарихы – ил тарихы" күргәзмәсендә бер гасырлык тарихы булган яшьләр оешмасының истәлекле вакыйгалары яктыртылган. Биредә куелган фотографияләрдә комсомол яшьләр фидакарь хезмәт куйган зур төзелешләрне, эш кораллары һәм эш киемнәрен, шулай ук Татарстан төзелеш отрядларының мемориаль әйберләрен һәм документларын күрергә була.
Күргәзмәдә бүгенге яшьләр оешмалары арасыннан “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия, “Студентлар лигасы”, “Җиңү волонтерлары”, “Кар десанты”, төзелеш отрядлары эшчәнлеге белән танышырга була.
Күргәзмә 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: