Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан мөфтие: Бүген өйләгә мәчетләрдә Коръән чыгу төгәлләнәчәк

Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан мәчетләрендә Коръән чыгуны бүген тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ә...



Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан мәчетләрендә Коръән чыгуны бүген тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.




«Шушы авыр чорда владыка белән уртак мөрәҗәгать әзерләдек. Бөтен дөнья мөселманнары өчен 1803 елда нәшер ителгән беренче Казан басма Коръәне бар. Чәршәмбе көнне аны һәр мәхәлләдә укып чыгарга дигән карарга килдек. Бүген өйләгә төгәлләячәкбез, аннары Аллаһы Тәгалә шушы афәттән коткарсын дип дога кылачакбыз», — диде мөфти.





Камил хәзрәт зур мәчетләр ябык булуын, шуңа җомгага кеше җыела алмаячагын искәртте.




Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә бу дөньяның кыйммәте турында уйланырга, якыннарны кайгыртырга өндәде. Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгатендә дә шул хакта әйтелә.




Дин әһелләре коронавирус эпидемиясе чорында тормыш мәгънәсе турында ныграк уйланырга өнди.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: