Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан мөфтие Кемеровода янгын булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнар...

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам. Әлеге хәсрәтне, күңел өздергеч ачы кайгы-сагышны җиңү өчен сабыр һәм чыдам булырга кирәк", дип әйткән Камил Сәмигуллин.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: