Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашты. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республикакүләм хәйрия акциясендә уңаеннан Татарстан дин лидеры 40 балага мәктәп букчалары тапшырды.
"Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә оештырылган хәйрия чарасына Татарстанның төрле төбәкләреннән яшәүче 80 ләп балага мәктәп кирәк-яраклары әзерләнде.
"Бүген мөфти белән очрашуга 40 бала килә алды, - ди “Зәкят” хәйрия фондының генераль директоры Ирек хәзрәт Зиһаншин. – Узган ел башлап җибәргән гамәлебезне быел тагын да киңәйтергә карар кылдык. Иганәчеләр ярдәмендә 80 балага 1 сентябрь бүләге әзерләдек. Мәктәп букчаларының махсусларын сайладык, ягъни медицина таләпләренә туры килә торганнарын. Шулай ук дәфтәр, карандаш һ.б. әйберләр, җәмгысе бер балага 2 меңлек бүләк”.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә килгән нарасыйларны Белем көне белән котлады. Шулай ук, аларга белемнең зур көчкә ия булганы хакында бәян итте. “Һәр мөселман белемле булырга тиеш, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Мөселманнар элек-электән белемгә омтылучан халык булган. Һәр фән өлкәсендә дә юл ярып, беренчеләрдән булып ачыш ясаганнар. Сез дә гыйлемгә омтылыгыз”.
Кукмарадан Мәдинә ханым Вәлиуллина нәзарәт оештырган чарага ике оныгын алып килгән. Быел оныгы Ислам беренче сыйныфка бара икән. Дәү әни кешегә дә, укучы булачак Исламга да мөфти кулыннан бүләк алу зур шатлык булды.
Гөлфия Заһидуллина биш бала анасы. “Зәкят” безгә бик ярдәм итә, - ди Зөлфия. – Автобуста кондуктор булып эшләүче иремнең генә акчасы балаларны мәктәпкә җыендырырга җитми. Быел ике балабыз мәктәпкә бара, моның өчен аларга 20 меңлек әйбер алырга кирәк. Аллага шөкер, менә икесе дә сумкалы булды. Изге күңелле кешеләр ярдәм кулы сузганда яшәргә дә күңелле бит”.
Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм итү. “Зәкят” хәйрия фонды нәзарәт карамагында 1998 елда оеша. .Шул вакыттан башлап социаль яктан якланмаганнарга булышлык күрсәтә. 2017 елда гына да фонд 39 авыру баланы сәламәтләндерүгә 2,3 млн сумлык финанс ярдәм күрсәткән.
Фото: Салават Камалетдинов
Добавить комментарий