Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан мөфтие мөселманнарга туры килә торган вакцина сайлап ясатуын әйтте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясатты.«Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе 15 апрельдә булырга тиеш. Прививка ясатканчы т...

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясатты.

«Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе 15 апрельдә булырга тиеш. Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк. Шуңа да ул миңа күбрәк туры килә. Голәмәләр советы белән дә киңәшләштек», — диде Камил хәзрәт.
Мөфти вакцина ясатуының сәбәпләрен атады.
«Зур җыелышларда катнашканда, чит илләргә барганда белешмә кирәк. Аннан соң, әйткәнемчә, бу вакцина безгә туры килә. Прививканы сизмәдем дә. Бер мизгел эчендә булды», — диде Камил хәзрәт.
Ковидка каршы вакцинаны шулай ук башка хәзрәтләр һәм православие дин әһелләре ясатты.
«Прививка ясаттым да, авыртмыйм дигән сүз түгел. Шуңа да медицина битлекләрен киеп йөрергә кирәк. Безнең хастаханәдә 4,6 меңнән артык кеше прививка ясатты инде», — диде 7 нче номерлы хастаханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева.
"Татар-информ"
Фото: Владимир Васильев

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: