Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан мөфтие урынбасары: республикада татар телен өйрәнергәме-юкмы дигән сорау -абсурд

Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин татарстанлыларны һәм бөтен татар халкын татар телен өйрәнергә чакыра. Тел мәсьәләсендә үз фикерен ул видеомөрәҗәгатьтә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан мөсел...

Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин татарстанлыларны һәм бөтен татар халкын татар телен өйрәнергә чакыра. Тел мәсьәләсендә үз фикерен ул видеомөрәҗәгатьтә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
“Бүгенге көндә Татарстанда татар телен өйрәнергәме-юкмы дигән сорау кискен тора - бу абсурд һәм нонсенс. Без гасырлар буе моңа бардык, гасырлар буе халкыбыз дус яшәде һәм татар теле берәүгә дә комачауламады. Татарларга ул туган телендә матур һәм яхшы аралашу өчен бик кирәк”, - дип билгеләп үтә Татарстан мөфтие урынбасары үз мөрәҗәгатендә.
Мансур хәзрәт мөселманнарны туган телләрен сакларга өнди. “Без татар телен онытсак, оныкларыбыз да безне онытачак”, - ди Мансур хәзрәт.
Моңа кадәр республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук туган телне кадерләргә өндәп шулай ук видеомөрәҗәгать.юллаган иде.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: