Татарстан онкологы Илдар Әгълуллин дәүләт бүләгенә ия булды
Россия Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә 2016 ел өчен дәүләт премиясенә лаек булучылар арасында Татарстан галимнәре дә бар.Россия Хөкүмәтенең энергетика, минераль ресурсларны табу һәм эшкәртү, хим...
29 октября 2016
Россия Хөкүмәтенең энергетика, минераль ресурсларны табу һәм эшкәртү, химия, металлургия һәм медицина, машина төзелеше өлкәсендә дәүләт премиясенә быел 13 субъекттан 74 кеше лаек булды.
2016 елда 74 галимгә хөкүмәт премиясе һәм "Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәт премиясе лауреаты" исеме бирелә.
Лауреатлар арасында бишесе Россия Фәннәр академиясе академиклары һәм икесе әгъза-мохбире, 37 фән докторы һәм 16 фән кандидаты бар. Фәнни хезмәт авторлары Россиянең 13 төбәгеннән тәкъдим ителгән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Татарстан Республикасы, Воронеж, Волгоград, Ростов, Мәскәү, Түбән Новгорд һәм башка өлкәләрдән.
Татарстаннан Россия дәүләт премиясен алучылар төркемендә колоректаль ракны дәвалауда дисциплинара стратегия булдыру эшчәнлеге өчен медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры бүлек җитәкчесе Илдар Әгълуллин да бар.
Чыганак: Татар-информ http://tatar-inform.tatar/
Добавить комментарий