Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүге...

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.
Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600 кеше чакырыла.

tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: