Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты Италиядә нефть калдыкларын утильләштерү турында фикерләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кысаларында Миланда VOMM компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Италия компанияләре...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кысаларында Миланда VOMM компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Италия компанияләре турботехнологияләр ярдәмендә нефть һәм дуен калдыкларын утильләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итә. Әңгәмә барышында яклар энергия чыгымнары, көндәшлеккә сәләтлек һәм технологияләрнең энергия нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов нефть өлкәсендә калдыкларны утильләштерүдә кызыксынуын белдереп, компания вәкилләренә белгечләр яхшылап өйрәнсен өчен җайланмаларны эшләтеп күрсәтергә тәкъдим итте.
Компания Италиядә 1960 нчы еллар ахырында төзелгән. VOMM өч юнәлештә эшли: әйләнә-тирә мохит һәм энергетика, азык-төлек һәм аграр сәнәгать, химия һәм фармацевтика өлкәсе.
VOMMның бөтен дөнья буйлап 500ләп җайланмасы эшли. Моннан тыш, компания Европа берлеге ярдәмендә оештырылган күп кенә экологик проектларда катнашкан.
Татарстан белән компания узган елның сентябреннән хезмәттәшлектә. Сәфәр йомгаклары буенча, Казан дәүләт энергетика университеты һәм VOMM компаниясе арасында VOMM Татар-итальян инжиниринг-мәгариф үзәген Казан дәүләт энергетика университетында төзү буенча килешү имзаланган булган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: