Татарстан Президенты «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2017»дә җиңүе белән котлады
Алга таба да актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек, спортта һәм тормышта зур казанышлар телим, диелә котлауда.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасын «КАМАЗ» ачык акционерлык җә...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасын «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры С.А.Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе В.Г.Чагин, шулай ук «КАМАЗ-мастер» командасы адресына «Дакар-2017» раллиенда чираттагы җиңү уңаеннан юллады.
«Хөрмәтле Сергей Анатольевич! Хөрмәтле Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары! Ихлас күңелдән "КАМАЗ-мастер" командасын "Дакар-2017" раллиенда искиткеч матур җиңүе белән котлыйм!
Камазлыларның җиңүләре традициягә әйләнде, әмма шулай да алар кыйммәтле һәм лаеклы. "Дакар" – бу һәрвакыт чын ярыш, анда уңыш чынлап та көчлегә елмая, осталыкта да, чыдамлыкта да һәм җиңүгә максатчан омтылышта да иң яхшы булганга гына.
Җиңүче экипаж әгъзаларына, тулаем командага, әзерлек барышында һәм ярышта "КАМАЗ-мастер"ның чираттагы искиткеч казанышына өлеш кертүдә намуслы һәм җайга салынган хезмәт, иң яхшы һөнәри һәм шәхси сыйфатлар өчен һәркемгә рәхмәт.
Алга табан да актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек, тугры уңышлар, спортта һәм тормышта зур казанышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий