Татарстан Президенты Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды
Бүген эшлекле программа кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры, шулай ук илнең Көндәшлеккә сәләтле һәм статистик...

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов күрсәткән кунакчыллык һәм очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә WorldSkillsны оештыру дәрәҗәсе сокландыргыч. Сезнең бик матур күргәзмә комплексыгыз һәм әлеге дөнья чемпионатын яхшы оештырган югары профессиональлеккә ия командагыз бар. Россия киләсе чемпионатны 2019 елда Казанда кабул итәчәк, безнең илнең 100гә якын вәкиле бүген сезнең тәҗрибәне өйрәнә», – диде ул.

«Безнең ил турындагы җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Россия белән гарәп илләренең якынаюына без шатланабыз. Безне барыбызны да җәмгыятьтә экстремистлык һәм террорчылык идеяләре таралу куркынычы борчый. Аларга каршы бергәләп кенә көрәшеп була. Шулай ук сезнең икътисадый хезмәттәшлек үсешенә зур әһәмият бирүегез һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешмалары белән бәйләнеш ноктасы табуыгыз – безнең өчен мөһим», – дип белдерде Рим бинт Ибраһим әль-Хашими.

«Россиянең бөтен мөселманнары террор идеясенең Ислам исеменнән таралуы өчен борчыла. Әлеге тынычлык динен тотучы халкы булган илләргә үз позициясен бергәләп якларга кирәк», – диде республика Президенты һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды.
Фото: president.tatarstan.ru
Добавить комментарий