Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше турында сөйләде.Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Россия – Исла...


Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән таныштыТатарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше турында сөйләде.





Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Корстон”да оештырылган экспозицияне карар алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше, хәләл ризык җитештерүче предприятиеләрнең эше һәм алга таба булган планнар турында сөйләгән.

Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән булган 50ләп җитештерүче: Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самара һәм Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм башка төбәкләрдән катнашучылар була. Чит ил фирмалары, шул исәптән төрек компанияләре дә товарларын тәкъдим итә.
Азык-төлектән тыш, биредә кием-салым, косметика, балалар уенчыклары да куелган. Аерым стендлар туризм һәм медицинага багышланган.

Татарстан Президентын вице-премьер урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов озатып йөри.
"Татар-информ”
Фото: prav.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: