Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты
Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана.Сәламәтлекләре өчен курку сәбә...
![10](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/04/10-960x640.jpg)
Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.
Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде.
Өегездә калыгыз!
Добавить комментарий