Татарстан Президенты: ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек җәмгыятьне берләштерәчәк
Республика Хөкүмәт Йортында ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча утырыш үтте.Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәт Йортында Татар Автоном Совет Социалистик...
Республика Хөкүмәт Йортында ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча утырыш үтте.
Утырышта республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында белдергәнчә, ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп узуга әзерләнү һәм үткәрү буенча республиканың чаралар планы расланган, барлык муниципаль берәмлекләрдә планнар төзелгән, тиешле оештыру комитетлары һәм эш төркемнәре булдырылган.
«Бу дата үткән юлыбызны фикерләүгә җитди этәргеч бирде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика тарихы мәгълүматларын эзләү буенча архив, фәнни-эзләнү, туган якны өйрәнү эшләре башкарылды. Әлеге эшкә яшьләр, ветераннар, архив һәм фәнни оешмаларның кушылуы бик шатландыра».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Казанның Зур Кызыл урамында ике күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылганлыгын искә төшерде.
Үтеп баручы елда күп эшләр башкарылган, ләкин киләчәктә тагын да күп эшләр көтә, дип белдерде Татарстан Президенты.
ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп узуга әзерләнү һәм үткәрү буенча республиканың чаралар планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү логотибы булдырылганлыгын әйтте, аны ведомство сайтларына урнаштырырга кушты.
Премьер-министр урынбасары күренекле республика эшлеклеләре – мәгърифәтче Шиһәбетдин Мәрҗани, Советлар Союзы Герое очучы Михаил Девятаев, опера җырчысы Мөнирә Булатова, дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Сабировның исемнәрен мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссияләр төзелгәнлеген искә төшерде.
Васыйл Шәйхразиев сүзләренчә, 2017 елның беренче яртысында район башлыклары 100 яше тулган 34 юбилярны котлаган. Бу эш дәвам итәчәк.
Ул шулай ук 2017 елның ноябрендә Казанда «Россия Федерациясе өлкәләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дип аталган фәнни-гамәли конференция узачагы турында хәбәр итте. 2019 елда рус һәм татар телләрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган альбом чыгарылу көтелә.
Рөстәм Миңнеханов, йомгак ясап, республиканың күренекле эшлеклеләренең исемнәрен популярлаштыру эше алга таба да дәвам итәчәген белдерде. «Гомумән алганда, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек җәмгыятьне берләштерүгә китерәчәк, шулай ук үзебезнең тарихны, туган як, ТАССның төзелү һәм үсеш тарихын яхшырак белергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
«Татар-информ»
Фото: president.tatarstan.ru
Добавить комментарий