Татарстан Президенты "Үлемсез полк" акциясендә катнаша
Рөстәм Миңнеханов бүген“Үлемсез полк” акциясенә кушылачак. Татарстан Президенты әлеге тантаналы йөрештә елдан-ел катнашып килә. Чарада катнашучыларның һәркайсы кебек үк, президент та Бөек Ватан сугышы...
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре шулай ук, гадәттәгечә, үзләренең туганнары – бабаларының әтиләре, бабалары, әтиләренең фотосурәтен күтәреп барган 120 мең татарстанлы сафына кушылачак.
Колонналар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, Аграр университет каршында туплана башлый. Колонна Ирек мәйданы, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Меңъеллык мәйданына киләчәк.
«Татар-информ»
Добавить комментарий