Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең 8нче утырышында катнашачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең пленар утырышында катнашачак. Ул Мәскәүнең "Сколково" технопаркында узачак. Бу хакта "Татар-информ"га респу...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең пленар утырышында катнашачак. Ул Мәскәүнең "Сколково" технопаркында узачак. Бу хакта "Татар-информ"га республиканың Элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Югары дәрәҗәдәге Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең сигезенче утырышы Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары - икътисади һәм социаль сәясәт мәсьәләләре буенча министр-координатор Тарман Шанмугаратнам рәислеге астында узачак.
Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясен шулай ук икътисад министры Артем Здунов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың Премьер-министры урынбасары —мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов утырышта Россия ягыннан “Икеяклы хезмәттәшлекнең төп проектлары турында” дип аталган доклад белән чыгыш ясаячак. Темалар арасында Сингапур компанияләрен илнең Ерак Көнчыгышындагы инвестицион проектларга җәлеп итү һәм Владивосток аэропортын модернизацияләү дә бар.
Шулай ук катнашучылар Россия-Сингапур мөнәсәбәтләренең килешү-хокукый базасы турында да сөйләшәчәк. Аннан сүз Сингапурда Россия мәдәни үзәгенең эшчәнлеге, дипломатик мөнәсәбәтләр булдырылуның 50 еллыгын билгеләү турында барачак. Утырыш барышында катнашучылар инновацияләр, мәгариф, иминлек һәм финанслар өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алышачак.
Утырыш нәтиҗәләре буенча икеяклы документларны имзалау планлаштырыла. Документларның берсе Сингапур Халыкара арбитраж үзәге һәм Мәскәүдәге заманча арбитраж институты арасында үзара аңлашу турында Меморандум булса, икенчесе – Комиссиянең сигезенче утырышы нәтиҗәләре буенча беркетмә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: