Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан Президенты Зәй районында фаҗига сәбәпле Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты.Искәртеп үтик, “Татар-информ”да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты.
Искәртеп үтик, “Татар-информ”да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында,   “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң Самарадан Ижауга баручы автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 13кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән кичә төнлә Самарадан Ижауга баручы автобус белән булган коточкыч фаҗига сәбәпле, ихластан кайгыгызны уртаклашам.
Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балаларның һәлак булуына китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез”, - диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграммада.

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: