Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалар киеп йөрергә киңәш итте. Казан халык һөнәрчелеге техникумына визиты вакытында Президент ювелир остаханәсендә булып, биредә ясалган милли бизәнү әйберл...

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте
Татарстан Президенты журналистларга милли алкалар киеп йөрергә киңәш итте. Казан халык һөнәрчелеге техникумына визиты вакытында Президент ювелир остаханәсендә булып, биредә ясалган милли бизәнү әйберләренә соклануын белдерде һәм рәсми чараны яктыртырга килгән журналистларга карап: “Менә нинди алкалардан йөрергә кирәк! Матур да, арзанрак та”, - диде.
Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым ГБПОУ "Казанский техникум народных художественных промыслов"
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халык һөнәрчелеге техникумында булып, биредәге остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты. Сүз техникум базасында Ресурс үзәге төзү һәм республиканың туристлык индустриясендә активрак катнашу турында барды.
Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым ГБПОУ "Казанский техникум народных художественных промыслов"
Казан халык һөнәрчелеге техникумында милли киемнәр тегәргә, чигергә, агачтан уеп ясарга, балчык эшләнмәләр әзерләргә, читек-чүәкләр тегәргә, ювелирлык һөнәренә өйрәтәләр. Техникум әлеге товарлары белән Россия регионнарында һәм чит илләрдә булган сабантуйларга чыга, төрле илләрдә булган Татарстан мәдәнияте көннәрендә актив катнаша, ярминкәләр оештырыла. Алга таба бу юнәлешне тагын да активлаштыру бурычы тора. “Безнең алда сувенир продукциясе ясау бурычы куелды. Президент эшмәкәрлек белән активрак шөгыльләнү кирәклеген әйтте”, - ди техникум директоры Раушания Сәүбәнова.
Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым ГБПОУ "Казанский техникум народных художественных промыслов"
Хәзер туристларга еш кына Кытайда ясалган сувенирлар тәкъдим ителә. Арзанлы милли түбәтәйләр дә - кытай товары. “Кытайлар түбәтәй тегәргә бездән өйрәнделәр, - ди Раушания Сәүбәнова туристларга Кытайда җитештерелгән арзанлы түбәтәйләр тәкъдим ителүен күздә тотып. - Ике кытай кызы бездә укыды. Технологияне бездән өйрәнеп, хәзер алар аны механикалаштыра алдылар. Бу товарның бәясен бераз арзанайта”. Әмма җехникум җитәкчелеге бу вазгыятьне үзгәртеп буласына ышана. “Безнең сыйфатлы товарыбызга ихтыяҗ бар. Традицияләр буенча эшләнгән сыйфатлы товар алырга безгә киләләр”, - ди Раушания Сәүбәнова.
Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым ГБПОУ "Казанский техникум народных художественных промыслов"
 
"Татар-информ"
Фото: tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: