Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан районнары абитуриентлары медицина вузына кергәндә өстенлеккә ия булачак

Татарстан районнарыннан килгән абитуриентлар киләсе елдан максатчан юнәлеш буенча республиканың медицина югары уку йортларына кергәндә преференцияләр алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән...

Татарстан районнарыннан килгән абитуриентлар киләсе елдан максатчан юнәлеш буенча республиканың медицина югары уку йортларына кергәндә преференцияләр алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
«Без медицина югары уку йортларына кергәндә максатчан урыннарны бүлүгә аерым игътибар бирәбез. Киләсе елдан медицина учреждениеләрендә кадрларга кытлык күзәтелгән муниципаль районнарда абитуриентлар уку йортына кергәндә преференцияләр алачак. Бу нәрсә бирәчәк соң? Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь белгечләр үз районнарына әйләнеп кайтачак һәм конкрет эш урыны белән тәэмин ителәчәк», - дип искәртте ведомство башлыгы.
tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: