Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Республикасы агрохимия хезмәте башкарган эш Россиядә иң яхшысы дип танылды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы хәбәр итуе буенча, 5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң масштаблы вакыйга-«Алтын көз -2021»XXIII...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы хәбәр итуе буенча, 5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң масштаблы вакыйга-«Алтын көз -2021»XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе узды.
Иң югары бүләккә - "Алтын көз-2021" төп аграр күргәзмәсендә җиңүче дипломына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы "Татарский" агрохимия хезмәте үзәге" Федераль дәүләт учреждениесе лаек булды.
60 ел дәвамында " Татарский" агрохимхезмәте проект эшләрен башкара, башкарылган эшләрнең сыйфатына авторлык күзәтчелеген алып бара, Татарстан Республикасы гына түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә, химик мелиорантларны - известьлауны нәтиҗәле файдалану буенча аларның фәнни нигезләнгән ихтыяҗларын билгели.
2021 елда Татарстан Республикасында 813 мең гектар сөрүлекләрне агрохимик тикшерү үткәрелде, бу Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.
Татарстан Республикасында ел саен 80 мең гектардан артык әче туфракларны известьлау үткәрелә. Быел 900 мең гектарга якын җирне известьлау планлаштырылган, шуның 80% ы бүгенге көндә известьланган. Башкарылган тәҗрибәләргә таянып, химик мелиорациянең – 0,6 т/га, яшел кукуруз массасының-4,5 ц/га кадәр артуын тәэмин итүе дөрес билгеләнгән.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: