Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан Россиянең икътисади яктан иң сәламәт ун төбәге арасына керде

Татарстан Республикасы Россиянең икътисади яктан иң сәламәт төбәкләре рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Известия» газетасы «Эксперт ПА» рейтинг агентлыгы һәм «Росконгресс» фонды күзәтүенә с...



Татарстан Республикасы Россиянең икътисади яктан иң сәламәт төбәкләре рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Известия» газетасы «Эксперт ПА» рейтинг агентлыгы һәм «Росконгресс» фонды күзәтүенә сылтама белән хәбәр итә.




«Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Сахалин, Төмән, Магадан, Ленинград өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ямал-Ненец, Ханты-Манси округлары һәм Санкт-Петербург шәһәре икътисади яктан иң сәламәт төбәкләр арасына керде», диелә хәбәрдә.





2019 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, чималга бай, нык үсеш алган эшкәртү тармагы, шулай ук институциональ рентасы булган Россия субъектлары икътисади яктан сәламәт төбәкләр рейтингы лидерлары дип табылды.




Чечен, Бурятия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Ингушетия, Тува, Калмыкия республикалары, Алтай, Байкал арты крайлары һәм Курган өлкәсе икътисади яктан сәламәт төбәкләр буенча антилидерлар унлыгына керде. Белгечләр чималның юклыгын яки җитәрлек күләмдә булмавын тискәре динамика факторы дип атый.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: