Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Россиянең иң төзек төбәге итеп танылды

Татарстан Республикасы 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды. Бу хакта Россия төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Михаиль...

Татарстан Республикасы 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды. Бу хакта Россия төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Михаиль Мень сүзләренә сылтама белән “Известия” яза.
Гомумән ил буенча караганда, республикада күпкә иртәрәк шәһәр мохитен үстерү проблемалары белән шөгыльләнә башладылар, дип билгеләп үтте министр.
Декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минеханов “Шәһәр мохите” проекты федераль иҗтимагый советын җитәкләде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр мохитен төзекләндерү программасына ихтыяҗ булуын әйтте. “Бүлеп бирелгән акча алдагы көн өчен сарыф ителә, кешеләр проектны чынга ашыруда үз катнашлары булуын аңлыйлар”, - диде ул.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: