Татарстан торак-коммуналь хезмәтләре өчен иң зур бурычлы Россия төбәкләре бишлегендә
Мәскәү, Ханты-Манси автоном округы, Камчатка крае һәм Татарстан мәҗбүри түләттерелергә тиешле торак-коммуналь хезмәтләр өчен уртача бурыч суммасы буенча алдынгылар рәтендә. Бу хакта Суд приставларының...
2017 елның 1 маена алынган мәгълүматлар буенча, Мәскәү уртача бурыч суммасы буенча беренче урында. Башкалада бурыч түләттерү буенча бер эштә сүз уртача 62,6 мең сум турында сүз бара.
Икенче һәм өченче урында Ханты-Манси автоном округы – 53,3 мең сум һәм Камчатка крае – 52,4 мең сум. Алардан соң Татарстан (48,8 мең сум), Мәскәү өлкәсе (48,5 мең) һәм Ямал-Ненец автоном округы (48,4 мең) килә.
Суд приставларының федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, иң аз бурыч Омск өлкәсендә, биредә бер эш буенча уртача 8,9 мең сум түләттерү карала.
Бераз гына күбрәк - Калининград өлкәсендә (11 мең сум) һәм Тывада (11,3 мең). Аннан соң Липецк өлкәсе (13,1 мең), Карелия (13,2 мең) һәм Севастопольдә (14 мең).
«Татар-информ»
Добавить комментарий