Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды

Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына яңа министрның кем булачагы ачыкланды. Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазыйфаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билг...

Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына яңа министрның кем булачагы ачыкланды. Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазыйфаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.
Равил Кузюров исә район башлыгы вазыйфасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: