Ишегалларын яңарту – Татарстан үрнәк күрсәтә!
Мәгълүм булганча, Татарстанда “Безнең ишегалды” дәүләт программасы гамәлгә керде. Аның нәтиҗәсендә, 2022 ел азагына кадәр республикадагы барлык күп фатирлы йорт ишегаллары тәртипкә керәчәк. Эш, беренч...
-Иң элек, күптән бернинди төзекләндерү эшләре башкарылмаган ишегалларыннан башлаячакбыз. Соңгы биш елда төзелгән күп фатирлы йортларның 735 ишегалды исәпләнә. Әлегә бу территорияләрдә эш беренче чиратта түгел,- диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Шунысын әйтергә кирәк, ишегалларын төзекләндерү 2014 елда ук башланган иде. Мисал өчен соңгы өч елда 2 мең 881 ишегалдында асфальт юл яңартылган.
-Башка төбәкләрдәге коллегаларым белән сөйләшәм дә, алар мондый проектка шакката,- диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. – Дәүләт казнасыннан ишек алларын яңарту, төзекләндерү өчен 50 млрд сум – бу гаҗәеп сумма. Мондый тәҗрибә Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Без моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиешбез!
Добавить комментарий