Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак

Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак, дип белдерде Татарстан хәрби комисс...





Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак, дип белдерде Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин.




«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак. Татарстан язгы чакырылышта Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озата», - дип искәртте Погодин.




Ул билгеләп үткәнчә, язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.




Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, бары тик шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.




«Татар-информ» агентлыгы Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.



 "Татар-информ"


Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: