Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша
15 октябрьдә Россия Федерациясе территориясендә Бөтенроссия халык санын алу башландыТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, халык санын алуда волонтер булып 16 яшьтән 535 яшь кеше катнашырг...
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, халык санын алуда волонтер булып 16 яшьтән 535 яшь кеше катнашырга теләк белдергән. Шуларның 480е республиканың 45 районында эшли, 306 волонтер республиканың 58 күпфункцияле үзәкләрендә һәм 174 кеше мобиль бригада эшенә ярдәм итү өчен алынган. Алар ирекле ярдәмчеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәгендә махсус укулар узалар.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов халык санын алуда катнашучы волонтерларга рәхмәт белдерде, волонтерларның ярдәме дәүләт өчен бик мөһим, ә волонтерларның үзләре өчен халык санын алу кебек мөһим вакыйгада катнашу - ул бәһасез тәҗрибә, диде.
Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, һәр көнне Татарстан районнарында халык санын алу участокларында 100гә якын волонтер эшли, аларның эш көне 3-4 сәгать дәвам итә, бу вакыт эчендә алар консультация ярдәме күрсәтәләр, исәпкә алу участокларында яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша узу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Аларга ярдәм сорап өлкән буын кешеләре ешрак мөрәҗәгать итә. Алар ирекле рәвештә бушлай эшлиләр. Волонтерлар үз функцияләрен исәпкә алуның соңгы көненә-14 ноябрьгә кадәр башкарачаклар.
Волонтерлар халык санын алуда катнашу турында бары тик уңай гына сөйлиләр, алар Бөтенроссия халык санын алу кебек бөтен ил өчен масштаблы вакыйгада катнашу – яңа кешеләр белән танышу, башка милләтләр турында белү, илебезнең күпмилләтле булуын аңлау өчен уникаль мөмкинлек, дип билгеләп үтә.
Добавить комментарий