Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган

Татарстанда 390 мең гектар мәйданнан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Республикада 840 мең тоннадан артык бодай, 19...

Татарстанда 390 мең гектар мәйданнан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада 840 мең тоннадан артык бодай, 190 мең тонна арыш һәм 60 мең тонна арпа суктырылган.
Моннан тыш, Татарстан игенчеләре борчак суктыруга керешкән. Хәзерге вакытта республикада 25 мең тоннага якын борчак җыелган.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган.
Ашлык суктыру буенча Зәй, Сарман һәм Нурлат районнары әйдәп бара.
«Татар-информ»
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: