Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең бурычы бар

Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең әҗәте бар.ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.Идарә вәкиле әйтүенчә,...

Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең әҗәте бар.
ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Идарә вәкиле әйтүенчә, бүгенге көндә суд приставларында 1,2 миллион башкарма производство бар.
«Башкарма производстволар саны бурычлы затлар исәбенә караганда артыграк. Бу кайбер гражданнарның берьюлы берничә әҗәте булуы белән бәйле», - дип аңлатты Варфоломеева.
Спикер билгеләп үткәнчә, әҗәтләрнең 35 процентка якыны түләнмәгән ЮХИДИ штрафларына, тагын бер өлеше кредит бурычларына туры килә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, казанлылар «МЕГА» сәүдә үзәгендә бурычлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә ала, биредә шулай ук приставтан консультация алу мөмкинлеге дә бар.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: