Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда 27 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар

Быел Татарстанда 27 авыл торак пунктын каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җитк...

Быел Татарстанда 27 авыл торак пунктын каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.
“Бу максаттан федераль үзәк белән тиешле килешү төзелде. 2020 елга кадәр авыл юлларының транспорт системасын үстерү программасы буенча федераль бюджеттан 600 млн сум акча бүленде. Шулай итеп, әлеге программа нигезендә 17 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачакбыз, шулай ук 10сы республика программасы буенча эшләнә”, – дип сөйләде министр.
Ул 2010 елдан республикада 372 торак пункт каты өслекле килү юллары белән тоташтырылганлыгын билгеләп үтте.
Спикер сүзлренчә, мәктәп маршрутлары буенча 62 кишәрлек норматив хәлгә китереләчәк, 23 муниципаль районда фермер хуҗалыкларына 25,4 чакрым озынлыктагы 32 юл киләчәк.
“Быел Татарстанда 120 чакрымлап яңа федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юл төзеләчәк, 1,2 мең чакрымнан артык федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юл ремонтланачак”, - дип билгеләп үтте Сафин.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: