Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда 36 ялгыз пенсионер гаиләгә тәрбиягә алынган

Татарстанда «Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр» пилот проектын тормышка ашырган бер ел дәвамында 36 ялгыз пенсионер гаиләгә тәрбиягә алынган. Бу хакта журналистларга Хөкүмәт йортында республиканың хе...

Татарстанда «Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр» пилот проектын тормышка ашырган бер ел дәвамында 36 ялгыз пенсионер гаиләгә тәрбиягә алынган. Бу хакта журналистларга Хөкүмәт йортында республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Бу проект ялгыз өлкән кешеләрне интернат йортларга урнаштыруның яхшы альтернативасы булып тора. Олыларны ярдәмсез калдыру һәм тиешле тәрбия булмау очракарын кисәтү максатыннан, без өйләргә йөрибез. Биредә социаль һәм янгынга каршы хезмәтләр, сәламәтлек саклау органнары катнаша. Белгечләр 70 яшьен тутырган өлкәннәргә бара», – дип белдерде ул.
Агымдагы елда белгечләр барлыгы 103 мең өлкән кеше йортында булган. Аларга кирәк булганда социаль һәм медицина ярдәме күрсәтелгән. Искәртеп узыйк, өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4 меңнән 8 мең сумга кадәр күләмдә акча бирелә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: