Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды

Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды. Бу хакта бүген Татарстан  Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезм...

Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды. Бу хакта бүген Татарстан  Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.
“Без бу нәтиҗәгә озак килдек, – дип билгеләп үтте министр. – Әлеге күрсәткечкә ирешү агротехник чаралар комплексын сыйфатлы итеп үз вакытында үткәрү һәм, билгеле инде, авыл хезмәтчәннәренең ныклы тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде".
Марат Әхмәтов сүзләренчә, хәзер шикәр чөгендере, бәрәңге алу өчен бик кулай вакыт. Ул Зәй районы игенчеләренең бөртеккә кукуруз уруга керешкәнлекләрен дә җиткерде.
Районнарда урып-җыю төгәлләнде. Иң күп уңыш Буа районында – гектарыннан уртача 37 центнер белән алар 200,9 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Зәйдә 190,1 мең тонна – гектарыннан уртача 49,9 центнер; Сарманда – 189,3 мең тонна (гектарыннан уртача 44,4 центнер) уңыш лынган.
Татарстанда 28 мең гектардан 1 миллион 67,7 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Бу планда каралган мәйданның 38 проценты дигән сүз. Татарстанда 4 мең гектар мәйданнан (65 процент) 85,1 мең тонна бәрәңге алынган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: