Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткән галимнәр бүләкләнде

Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Ветеран С.К. Мифт...



Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.




Ветеран С.К. Мифтахова Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Акушерлык институты директоры (Мәскәү), РФА профессоры Р.Г. Шмаков һәм Татарстан АГҖ рәисе, профессор И.Ф. Фәтхуллин тапшырды.





Профессор Л.А. Козлов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны вице-премьер Л.Р. Фазлыева котлады.




КДМУ ректоры А.С. Созинов КДМУның Мактаулы профессоры В.Е. Радзинскийны югары хөкүмәт бүләге – Дуслык ордены белән котлады.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: