Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда атна буе аномаль эссе һава торышы сакланачак

Аномаль эссе һава торышы Татарстанда һәм аның башкаласында атна буе сакланачак. Бу хәзерге вакытта республиканың кояш антициклоны тәэсирендә булуына бәйле. Якын көннәрдә Казанда һава торышы эссе һәм к...

Аномаль эссе һава торышы Татарстанда һәм аның башкаласында атна буе сакланачак. Бу хәзерге вакытта республиканың кояш антициклоны тәэсирендә булуына бәйле. Якын көннәрдә Казанда һава торышы эссе һәм коры булачак.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, Казанда 22-нче июньгә каршы төндә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы 18-20 градус җылылык тәшкил итәчәк. Иртәгә көндез җил юнщлешен төньяк-көнбатышка таба үзгәртәчәк, әмма явым-төшем күренми. Һаваның максималь температурасы 32 градустан 34 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Тулаем Татарстан буенча иртәгә көндез һава температурасы 30-35 градуска кадәр күтәреләчәк һәм бу дәрәҗәдә атна ахырына кадәр торачак. Сишәмбе төнлә 15-20 градус, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 16-22 градус көтелә. Моннан тыш, 23-нче июньнән, атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 18-25 июнь көннәрендә Татарстанда урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс), кайбер районнардагы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс).
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: