Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны тәмамланды

Татарстанда җәйге-көзге ау чоры тәмамланды, шуңа бәйле рәвештә суда йөзүче, сазлык-болын, кыр һәм дала киек-кошларын аулау тыела.Аучыга рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы сроклардан соң 20 көн эчендә аула...

Татарстанда җәйге-көзге ау чоры тәмамланды, шуңа бәйле рәвештә суда йөзүче, сазлык-болын, кыр һәм дала киек-кошларын аулау тыела.
Аучыга рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы сроклардан соң 20 көн эчендә аулап табылган хайваннар турында хисап тапшырырга кирәк. Рөхсәтнамәне алу урыны буенча кире кайтармау яки вакытында тапшырмау административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булырга мөмкин. Хокук бозучыга бу очракта 500 сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салына, шуның белән бергә ау коралын тартып алу яки 2 елга кадәр аучылык хокукыннан мәхрүм итү каралган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: