Татарстанда бер мең гаилә “ана капиталы” акчасын балалар бакчалары өчен кулланырга тели
“Ана капиталы” программасының быелгы үзенчәлеге – балалар бакчасы хезмәтләре өчен чикләү гамәлдән чыгарылган. Бу нисбәттән, сертификат акчасын мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләренә юнәлтергә теләүчеләр а...
“Ана капиталы”н балаларның белем алуына куллану электән рөхсәт иде. Тик элек бу акчаны бала туганнан соң яки уллыкка алынганнан соң өч ел узгач кына файдаланырга ярый иде. 2018 елдан башлап, баланың мәктәпкәчә белеме өчен финанс ярдәмен бала тууга ук алырга мөмкин. Акчаны дәүләт һәм хосусый бакчаларда бала тәрбиясе өчен юнәлдерергә була. “Элек аккредитациясе булган белем бирү оешмалары өчен генә юнәлтү рөхсәт иде, балалар бакчалары аккредитациягә каралмый иде. Хәзер бу чикләү бетерелде. Сертификат акчасын балалар бакчаларында белем бирү өчен дә кулланып була”, - дип белдерде Татарстан буенча Пенсия бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.
Закон гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 12 мең 590 кеше “ана капиталы”н белем бирү хезмәтләрен алуга юнәлткән.
“Татар-информ”
Добавить комментарий