Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла
Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.“Тест режимында Интернет...

“Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. – Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта тапшырулар әзерләнә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә. Яңа елдан соң, кабель челтәренә күчәргә дә исәп тотабыз”.
Фото: Султан Исхаков
Добавить комментарий