Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда бизнеска ярдәм итү программаларына 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Татарстанда коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә федераль ярдәмгә исәп тота алмый торган эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының м...

Татарстанда коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә федераль ярдәмгә исәп тота алмый торган эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз ташламалы микрозаймнар, поручительлекләр һәм субсидияләр турында бара. Республикада ярдәмнең финанс чаралары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла башлады.
Ташламалы финанслау иң кирәкле чараларның берсе булды. Бизнесменнарга 746 млн сумнан артык суммага 466 микрозайм бирелгән. Ә кече һәм урта бизнес вәкилләренең кредитлары буенча фактта түләнгән процентларның процент ставкасын субсидияләү программасы буенча 82 эшмәкәр 43,5 млн сум алган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: