Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы расланды

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«11 кеше хастаханәгә салынды, 28 ке...



Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.




«11 кеше хастаханәгә салынды, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде Галимова.




Аның сүзләренә караганда, 10 очрак читтән кертелгән, калганнары контактлы юл белән йоктырган.




Чирләүчеләр арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр иң күбе — 18 кеше, шулай ук 18 яшькә кадәрге ике кеше бар, икесе — 18дән 30га кадәр, алтысы — 50дән 60ка кадәрге яшьтәгеләр, калганнары 60тан өстәге өлкәннәр.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: