Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар

Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев әйтте.“Республикада чүп-чар...

Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев әйтте.
“Республикада чүп-чарны җыю һәм аны сортларга бүлү буенча төбәк операторы билгеләнәчәк. Ул чүпне сортларга бүлү станцияләр төзи”, – диде Тимофеев.
Чүп-чарны сортларга бүлүдә җәмәгатьчелек тә тырышлык куярга тиеш. Әйтик, һәр кеше көнкүреш калдыкларын полигоннардагы махсус контейнерларга салырга тиеш була.
Ул шулай ук чүп-чарны сортларга бүлә торган оешманың бурычларын да атады.
“Алар менә шул без сайлап салган чүп-чарны араларга тиеш. Эшкәртелергә мөмкин чүпләр – эшкәртүгә, ә икенчел эшкәртелүгә яраксызлары чүп яндыру заводларына озатылачак”, – диде Игорь Тимофеев.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Осиновода чүп яндыру заводы өчен мәйданчык кулланылышка тапшырылган, чүп яндыру заводына полигоннардагы чүп озатылмый, полигоннардагы чүп яңача - һава тәэсирендә эшкәртелә башлаячак дип тә язган иде.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: