Татарстанда дәүләт бүләге алучы кешеләр иң күп булган шәһәрләр билгеле
Татарстан Дәүләт Советында дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр иң күп яши торган шәһәрләрне һәм районнарны атадылар. Мәгълүматларны ТР Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире Илсөя Тиме...
«Республика районнарында һәм шәһәрләрендә тулаем алганда узган еллардагы тенденция саклана. Бүләкләнүчеләрнең иң күбе — Казанда (854 кеше), Чаллыда (125 кеше), Әлмәт (160 кеше), Түбән Кама (81 кеше) һәм Яшел Үзән районнарында яши», — дип сөйләде докладчы.
Илсөя Тимергалиева әйткәнчә, Әгерҗе, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Мөслим районнарыннан бүләкләү материаллары аз килә. Аның фикеренчә, бу «гражданнарга мораль этәргеч бирү буенча тиешенчә эшләмәү» турында сөйли.
Хәзерге вакытта Татарстанда 55 дәүләт бүләге бар — ике орден, бер орден медале, биш медаль һәм 47 мактаулы исем. Иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» ордены, аны 2004 елда бирә башлаганнар. Бу бүләкне барлыгы 244 кеше һәм биш оешма алган.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган яңа дәүләт бүләге — «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 елыгы» медале. Яңа дәүләт бүләген беренче тапкыр 2019 елның 19 декабрендә, ТАССРның 100 еллыгын үткәрү елы башлану уңаеннан оештырылган тантанада тапшырдылар. Бүген бу медаль белән 307 кеше бүләкләнгән.
"Татар-информ"
Добавить комментарий