Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупцион җинаятьләр 1,5 тапкырга арткан

2021 елның беренче тугыз аенда Татарстанның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы законнар өлкәсендә ачыкланган хокук бозу очраклары 1,5 тапкыр диярлек арткан.ТР Президентының Коррупциягә каршы...

2021 елның беренче тугыз аенда Татарстанның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы законнар өлкәсендә ачыкланган хокук бозу очраклары 1,5 тапкыр диярлек арткан.
ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, быел дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында 280нән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланган һәм 242 кеше җаваплылыкка тартылган.
Шул ук вакытта Рәхимов билгеләп үткәнчә, узган елның шул чорында ачыкланган хокук бозу очраклары азрак (172) булган, барлыгы 156 кеше җаваплылыкка тартылган.
«Моннан бер ел элек мин үткәрелгән барлык тикшерүләрнең 85-88 проценты кешеләрне җаваплылыкка тарту белән тәмамлануы турында сөйләгән идем. Быел исә аларның 95 проценты билгеле бер нәтиҗәләр китерә дип әйтергә мөмкин», — диде Рәхимов.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-11-2021/tatarstanda-d-l-t-hezm-tk-rl-re-arasynda-korruptsion-inayatl-r-1-5-tapkyrga-artkan-5843399

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: