Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда дүрт боз кичүе киләсе атнада ябылачак

Киләсе атнада Татарстанда дүрт боз кичүен ябарга җыеналар. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хә...

Киләсе атнада Татарстанда дүрт боз кичүен ябарга җыеналар. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Ул бүген Татарстанда Алабуга, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында дүрт боз кичүе булуын билгеләп узды. Әлегә аларда боз калынлыгы 60 см булуын әйтте. “Әгәр боз кичүләрендә тигезсезлекләр, ярылган урыннар барлыкка килсә, хәрәкәт туктатылачак. Алар киләсе атнада ук ябылыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Юрий Венедиктов.
Ул боз кичүләре ябылгач, “Боза керү куркыныч” дигән кисәтү билгеләре куелачагын әйтте. “Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Яр Чаллы, Тукай, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында сигез кизү-коткару посты оештырыла. Алар сулыкларда ул-бу була калса, вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш булачак”, - диде белгеч.
Юрий Венедиктов Иделдә – М7 автомобиль күпере һәм Яшел Үзәндә тимер юл күпере янында ике ерганак пәйда булганын хәбәр итте. Ерганаклар барлыкка килсә дә, халык елгада балык тотуын дәвам итүен билгеләп узды. Моңа бәйле рәвештә, ул күпләп балык тоту буенча 88 урынны контрольдә тоту бурычы куелуын әйтте.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: