Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк - Марат Садыйков

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.«Хәзерге вакытта Татарстанда...

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар. Бу - тулы бер хастаханә дигән сүз. Шуңа күрә якын киләчәктә республикада дүрт мөстәкыйль тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк», - дип аңлатты ведомство башлыгы.
Яңа дүрт үзәкнең берсе балаларны кабул итәчәк. Әлеге медицина учреждениесен Казанның Балалар республика хастаханәсе базасында төзи башлаганнар инде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук Республика клиник хастаханәсе янында өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәге төзү мәсьәләсен карый.

«Тагын ике тернәкләндерү үзәге Чаллы һәм Әлмәттә төзеләчәк. Алар дәүләт-шәхси партнерлыгы нигезендә төзелгән үзәкләр булачак», - диде Марат Садыйков.
tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: