Татарстанда өч мәдәният йорты һәм ике виртуаль концерт залы төзеләчәк
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2021 ел ахырына кадәр Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тагын берничә объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Әйтик, Кукмара һәм Минзәлә...
Авыл мәдәният йортлары «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча төзелә. Ел ахырына кадәр әлеге проект буенча Казанда ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак һәм Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Киләсе ел ахырына Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре төзелеше тәмамланачак.
2021 ел ахырына «Цифрлы культура» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды 750 берәмлеккә якын басма белән тулыландырылачак.
https://www.youtube.com/watch?v=1irGQnhpZlA
Добавить комментарий