Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда "Ел табибы-2018" исеме билгеле булды

Бу минутларда Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы-2018" исеменә лаек табиб игълан ителде. Әлеге мәртәбәле исемне Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале табибы Резеда Бодрова...

Бу минутларда Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы-2018" исеменә лаек табиб игълан ителде. Әлеге мәртәбәле исемне Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале табибы Резеда Бодрова яулады.
Татарстанда
Резеда Бодрова исемен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.


Бүген биредә "Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясалды. "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган.
Бәйгедә катнашу өчен 152 гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен, былтыр 146 гариза кабул ителгән булган.

"Татар-информ"

Фото: Гөлнар Гарифуллина


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: