Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана

Дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оеш...

Дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Форумның беренче сменасы (ул «Профессионаллар» дип атала) Биләр тыюлыгы территориясендә ачыла. Сменада Россиянең 120 һөнәри белем бирү оешмасыннан 400 студент катнашачак. Алар үзләрендә лидерлык һәм инициативалылык күнекмәләрен үстерә, стратегик фикер йөртү сәләтен формалаштыра, командалар белән идарә итәргә, партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, креативлык күнекмәләрен булдыра һәм бизнес-проектларын гамәлгә ашыра алачак.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: