Татарстанда гаилә институтын ныгыту өлкәсендә эшчәнлекне көчәйтергә уйлыйлар
Республикада “Татарстанда гаилә һәм никах институтын ныгыту факторы буларак гаиләгә ярдәм үзәген булдыру” проекты тәкъдим ителгән булган. Бу мәсьәлә кичә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр...
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева бу проектның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Кадрлар резервы” проекты вәкилләре белән очрашуында тәкъдим ителгәнен билгеләп үтте. “Әлеге проект гаилә институтын ныгытуга йөз тота. Бүген бу сорау бик актуаль. Ни өчен дигәндә, 2014 елдан Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, рәсмиләштерелгән никахлар саны кимүе күзәтелә. 2017 елда алар, алдагы елга караганда, 14 процентка кимрәк теркәлгән. Гаилә коручыларның уртача яше арта бара, шуның нәтиҗәсендә, бала табучы аналарның да уртача яше арта. Демография сәясәтендә аерылышулар проблемасы да бар. Узган елда өйләнешү турында 26 мең 983 актка аерылышу турында 13 мең 583 акт туры килә. Бу яртысы дип әйтергә була”, - дип сөйләде Наталья Бутаева.
Министр урынбасары гаиләләрдә беренче балалар саны кимүен, ә икенче һәм өченче балаларның артуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, элеккечә республикадагы һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. Гаилә тормышын популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен алга сөрү буенча республикада төрле чаралар уздырылуын искәртте. Гаилә көне, Гаилә һәм тугрылык көннәре үткәрелүен, Президентның хөрмәтле гаиләләрне кабул итүен һәм башкаларны санап үтте.
Наталья Бутаева Татарстанда демография өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышында проектны гамәлгә ашыру юллары турында сөйләшкәннәрен билгеләп узды. “Әмма ул вакытта республикада өстәмә структура булдыруга ихтыяҗ юк, дигән карарга килгән булганнар, чөнки Фәннәр академиясендә андый фәнни мәктәп болай да бар. Утырышта гаилә һәм демография сәясәте буенча фәнни-тикшеренү үзәгенә мөстәкыйль статусын кайтару турында нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзерге вакытта Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге муниципаль районнарда 2017 ел буенча социологик тикшеренүләрен төгәлләп килә. Бүгенге көндә үзәккә куелган дәүләт биременә төзәтмәләр кертү күздә тотыла”, - дип белдерде министр урынбасары.
Бу мәсьәлә буенча проектта түбәндәгеләр каралган: муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә үз территорияләрендәге гаилә сәясәтенә анализ ясарга; гаилә институтына ярдәм буенча җәмәгатьчелекне активлаштыру; абруйлы шәхесләрне җәлеп итеп, гаилә институтына ярдәм итү буенча иҗтимагый хәрәкәт булдыру мөмкинлеген карау. Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенә гаилә институтын ныгыту буенча республика Хөкүмәтенең чараларын тормышка ашыру бурычы куела.
“Татар-информ”
Добавить комментарий