Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Гыйнварның тугыз көне эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка артты. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ничек кенә сакласак та, кызганыч, алар арасында да авырулар саны 56 процентка үсте», — диде ул.
Любовь Авдонина сүзләренчә, гыйнвар башыннан Татарстанда коронавирусның 899 очрагы теркәлгән, үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Бу уртача атналык күрсәткеч дигән сүз.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: